

Уфада һәм Ишембайда кием тегәләр, Стәрлетамак, Уфа һәм Нефтекамада офтальмологик продукция җитештерәләр, республиканың Кырмыскалы районында тимер-бетон эшләнмәләре ясыйлар, ә Октябрьский шәһәрендә пластмассадан эшләнмәләр җитештерәләр. Башкортстан предприятиеләре, бернинди санкцияләргә карамастан, менә шулай эшли.
Чимал, җиһазлар белән кыенлыклар бар, белгечләр җитми, әмма барысын да җиңеп була, теләк кенә булсын. Кыенлыклар барлыкка килгән урыннарда дәүләт ярдәменең федераль һәм республика чаралары ярдәм итәчәк.
Санкцияләр шартларында Башкортстан икътисадына ярдәм итүнең чираттагы пакетында 56 оештыру һәм 87 финанс чарасы бар, аларны гамәлгә ашыруга 55 миллиард сум бүлеп бирелгән.
Фото: dailyadvent.com