Әлеге вакытта старт-ап бөтен илгә билгеле, күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин да "Русия - мөмкинлекләр иле" Күзәтчелек советы утырышында милли башкорт кухнясы үзенчәлекләре белән кызыксынды.
- Нигездә бездә кыстыбый кабартмасы бар, без аны әбекәйләр рецепты буенча әзерлибез һәм аңа заманча эчлекләр өстибез. Без күбесенчә локаль продуктлар кулланабыз, чөнки бу җиңелрәк, отышлырак һәм, иң мөһиме, тәмле, - дип сөйләде Марат Насхетдинов.
Владимир Путин башкорт эшкуарының башлангычын хуплады. Әйтергә кирәк, 2020 елда Марат Насхетдинов "Уралның иң яхшы стритфуды" призын алган "Кунакчыллык мастеры" бөтенрусия конкурсында җиңүче булды һәм франшизаны эшләтеп җибәрә алды.
Кафеда булганда Радий Хәбиров продукцияне татып карады.
- Миңа бик ошады! Реклама өчен әйтмим - бу туклыклы ризык. Безнең эшкуарга ярдәм иткән өчен Президент Владимир Владимирович Путинга рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Марат Насхетдиновтан бүген бизнесның ничек үсеш кичерүен, дәүләт ярдәменә мохтаҗлыгы белән кызыксынды. Радий Хәбиров эшкуарга "Инвестиция сәгате"нә Уфа мэрын перспективалы проектка нәрсә белән ярдәм итәргә мөмкин икәнен уйларга чакырды.
Фото: Башкортстан Башлыгы