

Бу җиһазларны сайлап алган төп критерийлар: бик яхшы сыйфат, дизайнның актуальлеге һәм бәя тәкъдимнәренең төрлелеге.
«Апогей» җәмгыятенең йомшак җиһаз фабрикасы 1999 елда элекке Туймазы урман пункты базасында төзелгән һәм Чиләбе шәһәренең «Регина» компанияләр төркеменең җиһаз җитештерү фабрикалары составына керә. Эшчәнлегенең төп юнәлеше - йомшак мебель җитештерү. Хезмәткәрләр саны - 240 кеше. Еллык җитештерү күләме - 550 миллион сум. Диваннар, почмаклы диваннар, кәнәфиләр җитештерү белән шөгыльләнеп, "Апогей" мебель фабрикасы белгечләре үз эшләнмәләрен һәм дизайнер чишелешләрен кулланалар.
«Апогей» фабрикасының мебелье бөтен Русия буйлап (Мәскәү өлкәсе, Калининград, Кырым Республикасы, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Чиләбе, Төмән һ.б.) сатыла.
Фото: "Башинформ"