+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Апреля 2022, 08:40

Эшкуарлар канәгатьме?

Башкортстан Инвестицион порталының төп investrb.ru битендә «Инвестмохитне бәяләү бүлегендә» «Сораштыруда катнашу» бүлекчәсендә хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләрендә эшкуарларның канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү өчен тәкъдим ителгән сораштыру формалары тулыландырылган.

Эшкуарлар канәгатьме?Эшкуарлар канәгатьме?
Эшкуарлар канәгатьме?

- Төбәктәге хәлне бәяләү өчен 2022 ел башыннан бирле сорашып белешү модуле эшли башлады. Хәзер төрле категорияләр буенча тагын берничә сораштыру формасы эшләнгән, ә инде актив формалар яңа сораулар белән тулыландырылган. Башкарылган эш алга таба бизнесны алып бару өчен киртәләрне табарга һәм бетерергә, шул исәптән хезмәт күрсәтү системасын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк, – ди Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Сервис Экспортка ярдәм итү институтларының нәтиҗәлелеген бәяләү, газүткәргечкә тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу челтәрләренә тоташтыру процедураларының нәтиҗәлелеге кебек сораштырулар белән тулыланган.

Хәзер яңа мәсьәләләр төзелешкә рөхсәт алу мөмкинлеген, лицензияләү буенча хезмәт алуга гаризалар бирү хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын, консультация һәм белем бирү программаларында катнашу мөмкинлеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Сораштыру модуле» ярдәмендә эшкуарларга бизнес алып бару шартларын, бизнес өчен ярдәм итү һәм хезмәтләр күрсәтү чараларының үтемлелеген, инвестицион инфраструктура дәрәҗәсен һәм башка параметрларны бәяләү мөмкинлеге бирелә.
«Сораштыру модуле»нә инвестицион портал кулланучысының шәхси кабинеты аша яки авторизация узганнан соң керергә мөмкин.

Фото: espanarusa.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас