

Компаниягә 2005 елда нигез салынган, ул ортопедик матраслар, интерьер түшәкләре, диваннар, урындыклар җитештерү белән шөгыльләнә һәм Русиядә йокы өчен иң эре товар җитештерүчеләрнең бишлегенә керә.
— Җитештерү процессындагы үзгәрешләр теләсә кайсы предприятие өчен мөһим, ә «Корона» компаниясе өчен – бигрәк тә, чөнки ул илдә беренче тапкыр төзелгән җиһаз кластерының якорьле резиденты булып тора.
Предприятиедә җитештерү процессларын камилләштерү Башкортстан компетенцияләр төбәк үзәге экспертлары ярдәмендә барачак. Экспертлар предприятиенең эшче төркемнәрен өйрәтәчәк, төп югалтуларны билгеләячәк, аларны бетерү буенча чаралар планын эшләячәк, — диде икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Белгечлер билгеләп үткәнчә, проектта катнашкан производствоның нәтиҗәлелеге артачак һәм чыгымнар киметеләчәк. Компания продукцияне сату базарын киңәйтергә планлаштыра.