+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 апрель 2022, 12:00

Республикадагы социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре тикшерелде

Радий Хәбиров оператив штаб утырышында катнашты.

Республикадагы социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре тикшерелдеРеспубликадагы социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре тикшерелде
Республикадагы социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре тикшерелде

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб утырышын уздырды. Көн тәртибендә - кулланучылар базарында, агросәнәгать комплексында, транспорт тармагында һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге хәл.

Киңәшмә башында алдагы май бәйрәмнәре - Яз һәм хезмәт көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган җәмәгать иминлеге һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Башкортстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Артур Сәйфуллин билгеләп үткәнчә, «Үлемсез полк» акциясе аеруча киңкүләм булачак - 9 майда республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында күпсанлы катнашучылар көтелә.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренә хәрби җирләү урыннарын төзекләндерергә кушты һәм республикада 1 майдан янгынга каршы махсус режим кертелүе турында искәртте.

- Бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы барлык хакимият органнары бу көннәрдә тантаналарга комачауламасын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу, берләшү һәм ватанпәрвәрлек күрсәтә алсын өчен үзара бәйләнештә эшләргә тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Алга таба оператив штаб утырышында Радий Хәбировның кулланучылар базарындагы хәл һәм социаль әһәмияткә ия товарларның төп төрләренә бәяләрнең нигезсез үсешен булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

- Башкортстанның 44 районы чәчү кампаниясенә кушылды, складларда азык-төлек запасы җитәрлек күләмдә тупланды, - дип хәбәр итте республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Безнең сәнәгатьчеләр белән берлектә авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләр һәм чыгым материалларын импортны алыштыру өстендә эшлибез. Республикада чит ил тракторларына, комбайннарга һәм агрегатларга ике меңнән артык деталь эшләп чыгарылды.

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев билгеләп үткәнчә, Сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре төп товар төркемнәре буенча бәяләргә көндәлек мониторинг алып баралар. Исемлектә - 52 төр азык-төлек һәм 19 - азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән төзелеш материаллары.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, ведомство белгечләре көн саен эш белән тәэмин итү өлкәсендәге хәлне тикшерүне дәвам итә. Эшсезлек дәрәҗәсе 25 апрельгә 1,1 процент тәшкил иткән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас