+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 апрель 2022, 15:15

Төбәк инвестиция стандарты - ярдәм итү системасы ул

Русия Федерациясе төбәкләрендә Төбәк инвестиция стандартын гамәлгә кертүне раслаучы инвестиция төркемнәре булачак, алар составына бизнес-берләшмәләрнең территориаль бүлекчәләре вәкилләре керәчәк. Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

Төбәк инвестиция стандарты - ярдәм итү системасы улТөбәк инвестиция стандарты - ярдәм итү системасы ул
Төбәк инвестиция стандарты - ярдәм итү системасы ул

- Яңа инвестицион проектларга ярдәм итү системасын гамәлгә кертү мониторингы Төбәк инвестиция стандартын гамәлгә ашыруның соңгы этабы булып тора. Ул аның барлык элементларының эш нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан агымдагы елның көзендә, Стандартны кертүне темамлаганнан соң, мониторингка керешәчәк, — диде Рөстәм Моратов.

Төбәк инвестиция стандарты - Русия төбәкләрендә яңа инвестицион проектларга ярдәм итү системасы ул. Аның элементлары булып түбәндәгеләр тора: Инвестиция комитеты, Үсеш агентлыгы, Инвестиция декларациясе, Инвестиция картасы, шулай ук Инвестицион кагыйдәләр җыелмасы.

Яңа стандартка туры килү төбәкләр өчен инвестицион салым вычеты кулланудан Русия Федерациясе субъектлары бюджетларының төшеп калучы керемнәрен өлешчә компенсацияләү өчен федераль ярдәм алуда «керү билеты» булачак.

Фотр: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас