

"Алга" махсус икътисади зонасы резидентларының берсе булган "Аркада" компаниясенең тегү цехларыннан тиздән зур заказ - "Русия тимер юллары" компаниясе өчен 53 мең брендланган жилет җибәреләчәк, - дип яза ул. - Шуңа күрә кызгылт сары жилет кигән тимер юлчы күрсәгез, белегез, бу махсус киемне Ишембай районында теккәннәр.
Чиратта - “РЖД“ хезмәткәрләре өчен кышкы махсус кием, биредә аны беренче тапкыр тегәчәкләр. Аннары эшкуарлар перчаткалар җитештерү цехын ачарга тели. "Аркада" да эшләүчеләр өчен менә дигән шартлар тудырылган – һәр тегү фабрикасы да бушлай туклану, тулай торак белән мактана алмый әле. Монда икенче проблема килеп чыга - эшче куллар җитми.
Менә шундый эшне күрсәң, юкка гына эшләмибез, хәрәкәт бар, дип шатланасың. Махсус икътисади зона резиденты статусы перспективалы рәвештә үсәргә, киләчәк турында тыныч кына уйларга мөмкинлек бирә.