+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 апрель 2022, 18:12

Кытлык булмаячак

Башкортстан экспертлары, илдә җитештерелүче витаминнар һәм хайваннар өчен пробиотиклар үзләрен бик яхшы яктан күрсәтте, дигән фикердә.

Кытлык булмаячак
Кытлык булмаячак

- Былтыр Русия Федерациясе предприятиеләре хайваннар авыруларыннан 14 миллиард доза вакцина һәм 170 миллион берәмлек фармацевтика ветеринария продуктлары җитештергән, - дип хәбәр итәләр Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.

Башкортстан Республикасында ветеринария биопрепаратлары, азык өстәмәләре, премикслар, дезинфекция чаралары һәм хайваннар өчен антисептиклар җитештерү белән Уфа "Экохимтех" җәмгыяте предприятиесе шөгыльләнә. Пробиотиклар, витаминнар, гельминтка каршы препаратлар, аминокислоталар комплекслары, үсеш стимуляторлары, малларны гигиеник карау өчен тынычландыручы чаралар – бу республикада җитештерелә торган препаратларның тулы исемлеге түгел әле, - дип аныклый Башкортстанның Ветеринария идарәсе. «БашИнком» җәмгыяте йорт хайваннары өчен пробиотиклар һәм биопрепаратлар чыгара.

Уфаның күп кенә мәче хуҗалары "Айболит" дип атаучы ветеринария табибы Әнсар Шәрипов, Уфада һәм Русиядә җитештерелгән пробиотиклар һәм витаминнар үзләрен бик яхшы яктан күрсәтте, дип саный. Аның сүзләренчә, бездә ветпрепаратларга кытлык янамый, чөнки илнең төрле почмакларындагы складлар төрле препаратлар белән тулы. Җитештерү күләмнәрен арттыру буенча актив эш Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан профильле берләшмәләр һәм ведомство буйсынуындагы биофабрикалар белән берлектә алып барыла.

Ветеринария өлкәсендә куллану өчен йорт хайваннарына операцияләр үткәргәндә анестезия өчен препаратлар да җитәрлек күләмдә тәкъдим ителгән. "Денталвет" ветеринария үзәге җитәкчесе Анна Спирина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта гомум анестезия чараларына дефицит юк. Шул ук вакытта, илдә җитештерелүче препаратлар буенча бәя сәясәте үзгәрмәде.

Сезонлы вакциналау үткәрү өчен антибиотиклар һәм вакциналар җитәрлек. Үзебезнең хайваннар өчен препаратларны теркәү процедурасын тизләтү турында закон кабул ителгәннән соң, 200дән артык атамадагы ассортиментлы ветпрепаратлар булдырылачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: