+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 апрель 2022, 14:00

«Инвестсәгать»тә - пластик торбалар, казаннар җитештерү, җиләк үстерү турында

28 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестсәгать" форматында тематик киңәшмә уздырды, анда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында яңа проектлар каралды.

«Инвестсәгать»тә - пластик торбалар, казаннар җитештерү, җиләк үстерү турында
«Инвестсәгать»тә - пластик торбалар, казаннар җитештерү, җиләк үстерү турында
"Sanica Pipe" компаниясе заводын ("Fatinoğlu" төрек холдингына керә) җылыту казаннары һәм батареялары җитештерү буенча планнар, шулай ук пластик торбалар җитештерүче предприятиеләр турында "Fatinoğlu" холдингының Директорлар советы рәисе Несими Фатиноглу сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның февралендә Радий Хәбиров "Sanica Pipe" компаниясе вәкилләре белән очрашты һәм яңа производстволарны локальләштерү, аларны кадрлар белән тәэмин итү һәм әзер продукцияне потенциаль кулланучылар базары турында фикер алышты.

"Инвестсәгать" утырышында проектларны тормышка ашыруның параметрларын һәм юл карталарын карадылар.

Мәсәлән, казаннар һәм җылыту батареялары җитештерүгә 2,1 миллиард сум акча салырга планлаштыралар. Заводны «Алга» махсус икътисади зонасы мәйданчыгында төзергә ниятлиләр. Яңа комплекста 200 белгеч эшләячәк - башлыча урындагы халык. Беренче продукцияне чыгару 2024 елда булачак.
Инвестицион килешү төзелгәннән соң, компания «Алга» резидентларына бирелә торган преференцияләрдән файдалана алачак. Бу - салым ташламалары, аренда ставкалары түбән һәм әзер инженер инфраструктурасы.

Елга 25 мең тоннага кадәр пластик торбалар җитештерәчәк икенче комплексны "Уфа" индустриаль паркы территориясендә урнаштырачаклар. 197,5 миллион сумлык проект 55 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәйданчыкта технологик җиһазлар монтажы 2022 елның җәендә үк башлана.

Инвесторга ярдәм итү чаралары сыйфатында Русия сәнәгатен үстерү фонды программасы буенча салым преференцияләре һәм ташламалы заем бирәчәк.

Шулай итеп, Башкортстан территориясендә "Sanica Pipe" компаниясе проектларына кертелгән акчаның гомум күләме 2,3 миллиард сум чамасы тәшкил итәчәк.

- Без үз ягыбыздан, 2022 ел ахырында Уфа районында беренче заводны эшләтеп җибәрү, потенциаль ассортимент һәм яңа производстволар өчен чимал күләмнәре белән эшләргә әзер, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Ә республиканың үсеш корпорациясе сезгә «Алга» махсус икътисади зонасында зур мәйданчык үзләштерүдә ярдәм итәчәк. Сезнең башлангычларыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим!

Бүздәк районы территориясендә җиләк-җимеш продукциясе үстерү буенча теплица комплексы проектын фермер хуҗалыгы башлыгы Рәлиф Сәйфетдинов тәкъдим итте.

«Столыпино» җәмгыятенең коммерция директоры Радмир Галиев Бөре һәм Кушнаренко районнарында 460 гектарга җиләк бакчалары булдыру башлангычы турында сөйләде. Аларда Башкортстанның эре эшкәртү предприятиеләре өчен җиләк-җимеш үстерәчәкләр.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: