+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 Май 2022, 17:30

Медицина эшләнмәләрен теркәү гадиләштерелде

Русия Хөкүмәте, дефицитны булдырмас өчен, медицина эшләнмәләрен теркәү процедурасын гадиләштерде. Аерым эшләнмәләр өчен теркәү вакыты 50дән 22 эш көненә кадәр кыскартылачак, икенчеләре өчен - 5 эш көненә кадәр. Башкортстанда яңалык медицина эшләнмәләре һәм җиһазлар җитештерүче алты предприятиегә кагылачак.

Медицина эшләнмәләрен теркәү гадиләштерелде
Медицина эшләнмәләрен теркәү гадиләштерелде

- Һичшиксез, теркәүнең гадиләштерелгән процедурасы безнең җитештерүчеләрнең эшен бик нык җиңеләйтәчәк. Өстәмә чаралар тышкы санкцияләр нәтиҗәләре йогынтысында булган социаль әһәмиятле товарлар базары тотрыклылыгын арттырачак, - дип билгеләп үтте Башкортстаның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Башкортстан территориясендә медицина җайланмалары, рециркуляторлар, офтальмология өчен аппаратларның киң спектры, медицина реабилитациясе өчен җиһазлар җитештерелә. Башкортстан предприятиеләре продукциясенә Русиядә һәм чит илләрдә - БДБ, Якын Көнчыгышта һәм хәтта Африкада да ихтыяҗ бар. Санкция басымы белән бәйле рәвештә, предприятие логистик чылбырларны актив яңарта, әмма җитештерүне беркем дә туктатырга җыенмый.

Мәсәлән, Уфаның "Медстальконструкция" җәмгыяте предприятиесе җитештергән акушерлык һәм медицина кроватьлары, операция өстәлләре, кушеткалары һәм консольләре белән дәвалау-профилактика учреждениеләре, республиканың дүрт ковид-госпитале, Мәскәү инфекция госпитале, Кырымда Семашко исемендәге, Мәскәүдә "Коммунарка" госпитальләре һәм башкалар җиһазландырыла. Иң эре җитештерүче югары технологияле түгел, ләкин кирәкле икенчел җиһазлар чыгара. Электр һәм гидроприводлы кроватьлар чит ил аналогларыннан арзанрак һәм сыйфат ягыннан алардан калышмый. Хәзерге вакытта «Медстальконструкция» продукциясенә ихтыяҗ арта гына.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: