+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 Май 2022, 18:50

Башкортстан тотрыклы үсеш юлында!

6 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә - сәнәгать җитештерүе күрсәткечләре үсеше, республиканың кредитка сәләтлелеге рейтингы һәм башка темалар.

Башкортстан тотрыклы үсеш юлында!
Башкортстан тотрыклы үсеш юлында!

Киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 110,1 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта тулаем Русия буенча бу күрсәткеч 105,9 процент тәшкил итте.

Икътисадның барлык дүрт сәнәгать секторы - чимал (141,2 процент), эшкәртү производствосы (107,1 процент), энергетика (101,2 процент), су белән тәэмин итү, су кертү, калдыкларны җыю һәм утилләштерү (105 процент) үсеш күрсәттеләр.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Эксперт РА” агентлыгының Башкортстанның ruАА+ дәрәҗәсендә милли шкала буенча кредит алу рейтингын раславы турында хәбәр итте. Рейтинг буенча фараз - тотрыклы.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: