+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 Май 2022, 11:35

"Эксперт РА" агентлыгы Башкортстанның кредит рейтингын раслады

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Эксперт РА" агентлыгы Башкортстанның кредит рейтингын раслады"Эксперт РА" агентлыгы Башкортстанның кредит рейтингын раслады
"Эксперт РА" агентлыгы Башкортстанның кредит рейтингын раслады

"Эксперт РА" рейтингны раслады (https://www.raexpert.ru/releases/2022/may05a), безнең Башкортстанның кредит сәләте ruАА+ дәрәҗәсендә. Бу - югары кредитка сәләтлелек, финанс ышанычлылык һәм тотрыклылык дәрәҗәсе. Милли Русия рейтинг шкаласы кредит рейтингларын дәүләт эчендә чагыштыру мөмкинлеген тәэмин итә. Фараз - тотрыклы. Бу - барыбыз өчен дә зур казаныш.

Безнең республика - илдә иң борынгы нефть чыгаручы төбәкләрнең берсе. Мондый бәя безнең тарафтан гамәлгә ашырыла торган финанс сәясәтенең, икътисадның һәм бюджетның тышкы факторларга тотрыклылыгының нәтиҗәлелеген күрсәтә. Без – химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге. Башкортстан икътисады эшкәртүгә (нигездә - нефть продуктларын) һәм сәүдәгә юнәлгән; сәнәгать тулаем төбәк продуктының 30 проценттан артыгын формалаштыра. Бездә Русиядә иң эре ягулык-энергетика һәм нефть химиясе комплексларының берсе - һәм без Русиядә нефть чыгару буенча топ-10да.

Башкортстан, моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча иң эре төбәкләрнең берсе, нигездә, терлекчелек өлкәсендә. Хисап елында сәнәгать үсеше күзәтелде; төп капиталга инвестицияләр күләме үткән елда 364,9 миллиард сум тәшкил итте, бу - 2020 елдагыдан 9,3 процентка артык.

Экспертлар бәяләвенчә, Башкортстан югары күләмле параметрлар белән характерлана: узган ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 2 триллион сум тәшкил иткән, бу чагыштырма бәяләрдә 2020 ел дәрәҗәсеннән 4,2 процентка югарырак. Икътисади хәлне яхшырту фонында төбәк предприятиеләренең җитештерү куәтләренең артуы уңай динамика белән аңлатыла”, - дип яза Андрей Назаров “Телеграмм”да.

Фото: t.me/agnazarov/151

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас