Мәскәүдә 11 илдән килгән эшкуарлар, бизнес-берләшмәләр вәкилләре Ялта халыкара икътисади форумының (ЯМЭФ) “Икътисад санкцияләргә каршы” дигән күчмә сессиясендә очрашты. Анда, шулай ук, хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, Русия һәм халыкара киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Алар дөнья икътисадына зыян китерә торган санкцияләрне гаепләп чыгыш ясады, халыкара бизнес-диалог өчен өстәмә мәйданчык булдыру һәм килеп туган кризистан чыгу юлларын эзләү турында, шулай ук Европа парламентына хат әзерләү хакында карар кабул итте.
Европарламент депутаты Тьерри Мариани Русия һәм чит ил бизнесына санкцияләр басымын минимальләштерү турында фикер алышу өчен “Уфа диалогы” платформасын төзергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әлеге платформаның җитәкчесе булырга мөмкин.
Әлеге проект кысаларында халыкара сәясәтчеләр һәм бизнесменнар берләшә. “Уфа диалогы” платформасын төзү башлангычын Дәүләт думасының Икътисади сәясәт комитеты хуплады. Ә Русиянең Стратегик эшләнмәләр үзәге “Уфа диалогы”на керүе турында белдерде.
— Бу төркемнең эшчәнлеге нәтиҗәле һәм бик вакытлы булыр дип ышанам, — дип фаразлады Андрей Назаров.
Гомумән, чыгыш ясаучыларның күбесе, халыкара санкцияләргә каршы эшчәнлек — мөһим һәм кирәкле башлангыч, дип белдерде.
Хәбәр ителүенчә, АКШ һәм Евросоюз илләре тарафыннан Русиягә каршы 6 меңнән артык тыю һәм чикләү кертелде. Әмма түләү системаларына, алтын валюта резервларына һ.б. кагылышлы иң кырыс санкцияләр агымдагы елның февраль-март айларында бәян ителде.
Нәтиҗәдә, Русия икътисады бик күп проблемаларга тарыды. Мәсәлән, инфляция үсә һәм валюта курсының перспективалары томанлы. Өстәвенә, безнең базардан дистәләгән чит ил компаниясе китте. Бу — үз чиратында, эшсезлек артуга китерә торган факторларның берсе. Шул ук вакытта, Русиянең дә, Европаның да эре компанияләре, оператив чаралар күреп, логистиканы җайга салып, бәяләрне тотрыкландыра алды. Әмма кече һәм урта бизнеска кыенлыкларны хәл итү катлаулырак.
Яңа шартларда ничек эшләргә һәм үзара хезмәттәшлек итәргә? ЯМЭФ сессиясендә катнашучылар шушы сорауларга да җавап эзләде. Әйтергә кирәк, чараның инициаторы — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры, “ЯМЭФ” фондының Попечительләр советы рәисе Андрей Назаров фикеренчә, санкцион икътисади басым темасы оператив фикер алышуны һәм карарлар кабул итүне таләп итә. Аның тәкъдимнәре зур кызыксыну уятты. “Мисал өчен бер генә факт китерәм – әлеге форумда катнашучылар арасында дөньяның 12 иле вәкилләре бар. Бүгенгедәй глобаль проблемаларның безнең алда беркайчан да булганы юк иде, — дип башлады үз чыгышын Андрей Назаров. — Әгәр бер ел элек коронавирусны икътисад өчен төп проблема дип санасак, бүген ул икенче планга күчте. Русиягә каршы кертелгән меңнәрчә санкция безне чикләүләренең йогынтысын киметү өчен контрчаралар эшләргә мәҗбүр итә.
Һәм шуны да аңларга кирәк: санкцияләр кабул иткән илләр үзләре дә шушы санкцияләрдән иза чигә. Һәм анда соңгы айларда барлыкка килгән проблемалар безнең илгә каршы тыюлар һәм чикләүләр белән бәйле. Әмма Русия үзе шул ук Европага карата бернинди контрсанкцияләр дә кертмәде. “Евростат” мәгълүматлары буенча, ЕС илләрендә бәяләр 7,8 процентка арткан. Германиядә инфляция — 6, ә Испаниядә — 10 процентка диярлек үскән. Без бу чорны минималь югалтулар белән үтәрбез. Әмма кече һәм урта бизнес ярдәмгә мохтаҗ. Әйтергә кирәк, төбәкләр бу тармакка үзләренең ярдәм чараларын эшли. Башкортстанда аларның саны 150гә җитте. Иманым камил, Русиянең чит илләр санкцияләре йогынтысын җиңү өчен ныклык запасы җитәрлек”, — дип билгеләде Андрей Назаров.
Европа парламенты депутаты Тьерри Мариани конференциядә, барлык гади европалылар да санкцияләр кертүне хупламый, дип сөйләде. Һәм моңа Франциядә президент сайлаулары нәтиҗәләре ачык мисал булып тора. Әйе, җиңүче Эмманюэль Макрон булды, ләкин 40 процент французлар тавышларын аның оппоненты Марин Ле Пенга бирде. Ул исә Русия белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм конфронтацияне туктату өчен чыгыш ясады. Депутат Мариани үзе Европарламентта Русия яклы позициясе һәм, Русиягә каршы санкцияләр — файдасыз чаралар, дип белдерүләре өчен изоляциядә тора.
— Санкцияләр беркайчан да проблемаларны хәл итәргә ярдәм итмәде һәм еш кына аларны кертүчеләр өчен кыйммәткә төшә, — диде Тьерри.
Депутат чарада катнашучыларга Президент Эмманюэль Макронның билгеле цитатасын искә төшерде: “Безнең авыл хуҗалыгы, сәнәгать, икътисадның кайбер секторлары зыян күрде һәм күрәчәк. Бензин, газ һәм беренче кирәк-ярак товарларына бәяләр үсәчәк. Бу безнең сатып алу мөмкинлегенә йогынты ясаячак. Эшсезлек арта бара”.
Дәүләт думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Денис Кравченко: “АКШ үзенең Европадагы партнерларын алдый, европалылар санкцияләрдән Америка белән чагыштырганда күпкә көчлерәк каза күрә”, — диде. — Билгеле булуынча, югары технологияле җитештерүне үзләштергән сәнәгатьчеләр чикләүләрне авыр кичерә. Бу безгә, үз чиратында, импортны алыштыруны үстерү һәм икътисадыбызга тагын да эшлеклерәк ярдәм итү өчен мөмкинлек бирә. Без инде икътисадка ярдәм итү чараларының 4 пакетын әзерләдек һәм бишенчесе өстендә эш тәмамланып килә. Аерым алганда, банк ставкаларын өлешчә компенсациялибез, Сәнәгатьне үстерү фонды өчен өстәмә акчалар бирәбез, бизнеска контрольне һәм күзәтчелекне йомшартабыз. Планлаштырылган 2500 тикшерү туктатылды. Импортка мөмкинлекләрне арттырабыз, дәүләт сатып алулары системасын гадиләштерәбез, сәүдә базарын Көнбатыштан Көнчыгышка таба юнәлтәбез. Мәсәлән, соңгы 1,5 айда без Кытай белән товар әйләнешен 40 процентка арттырдык.
Uralsib финанс корпорациясе, Alfa Bank һәм Sberbank-CIBның элекке төп стратегы Кристофер Уифер, финанс өлкәсендә халыкара эксперт буларак, Русиянең хәзерге хәлен санкцияләр кертүчеләрнекенә караганда уңайрак, дип бәяли:
— Билгеле булуынча, Русия 2014 елның языннан санкцияләр режимында яши, — дип билгеләде Уифер. — Бу вакыт эчендә ил санкцияләргә җайлашты инде. Быел февральдәге чикләү һәм тыюлар катырак булса да, алар Русия икътисадын җимерә алмый. Чөнки ил аларга әзер иде. Бюджет тулысынча реструктуризацияләнде. Резервлар долларларда гына түгел, ә төрле валюталарда, алтында сакланган. Русиянең тышкы бурычы тулаем эчке продуктка карата 3 проценттан да кимрәк. Шуңа күрә аңа финанс кризисы янамый. Әйе, макроиндикаторлар начарая, әмма илдә икътисадның түбән төшүе булмаячак. Өстәвенә, Русия акчасы үзенең чагыштырмача тотрыклылыгын саклый. 2014 елдагы белән чагыштырганда, Русия икътисады сыгылмалырак. Һәм илнең санкцияләр шартларында икътисади үсеш өчен җитди финанс ресурслары бар.
Русиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов, логистика, валюталар курсы һәм югары технологияле җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең партнерлык мөнәсәбәтләрендә проблемалар бар, дип билгеләде.
Гомумән алганда, конференциядә катнашучылар икътисад үсешен чикләү гади кешеләр тормышына да йогынты ясый дигән фикер белән килештеләр. Һәм бу санкцияләр кертүчеләрнең зур сәяси хатасы.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.