+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 Май 2022, 19:15

Башкортстан икътисадының дүрт секторы да үсештә

Башкортстан икътисадының барлык дүрт секторы да 2022 елның I кварталында җитештерү үсешен күрсәтте. Узган елның гыйнвар-март айлары белән чагыштырганда, чимал секторы (сәнәгать җитештерүе индексы 141,2 процент), эшкәртү (107,1), энергетика (101,2), су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм үтилләштерү (105) күләмнәре арткан.

Башкортстан икътисадының дүрт секторы да үсештә
Башкортстан икътисадының дүрт секторы да үсештә

Гомумән алганда, елның беренче кварталында Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы үткән елның шул ук чорына карата 110,1 процент тәшкил итте һәм Русия буенча уртача күрсәткечне 4,2 процентка (105,9 процент) узып китте.

- Башкортстан сәнәгате үзгәргән шартларга җайлаша алды һәм узган ел күрсәткечләрен узып китте. Катлаулы макроикътисади шартларда предприятиеләр эшен дәвам итә һәм, санкцияләргә карамастан, тотрыклы үсеш динамикасын күрсәтә. Икътисади эшчәнлекнең 29 сәнәгать төреннән 21е җитештерү күләмен арттырды , - дип шәрехләде республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: