+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 Май 2022, 22:05

Радий Хәбиров «Инвестсәгать» утырышын үткәрде

12 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестсәгать»нең чираттагы утырышын үткәрде. Анда «Опора России» Гомумрусия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин да катнашты. Тематик киңәшмәдә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында яңа проектлар каралды.

Радий Хәбиров «Инвестсәгать» утырышын үткәрде
Радий Хәбиров «Инвестсәгать» утырышын үткәрде

Утырыш барышында «Алга» хуҗалыгының («Авилат» агрокомплексына керә) авыл хуҗалыгы җирләре өчен сугару системасы төзелеше планнары турында хуҗалык рәисе, фермер хуҗалыгы башлыгы Шәфәгать Хәбибрахманов сөйләде.

«Урал» җәмгыяте директоры Наил Нургалиев умартачылык продукциясен тирәнтен эшкәртү һәм аның нигезендә косметика һәм сәламәтләндерү чаралары чыгару буенча инвестицион инициативаны тәкъдим итте.

- Интернет-мәйданчыклар ярдәмендә сезнең клиентлар базасын туплавыгыз бик яхшы, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Коронавирус пандемиясе чорында мондый эш форматы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм хәзерге катлаулы шартларда алга таба үсәргә мөмкинлек бирә.

Александр Калинин «Инвестицион сәгать» форматындагы тематик киңәшмәләрнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

- Башкортстан хаклы рәвештә инвестицион кызыксынучанлык буенча Русия төбәкләренең беренче бишлегенә керде. Бу - бизнес-җәмәгатьчелек белән җентекле эш нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте Александр Калинин. - Мондый "Инвестсәгатьләр" эшкуарларның катлаулы мәсьәләләрен оператив хәл итәргә һәм инвесторларга ярдәм итүгә комплекслы якын килергә мөмкинлек бирә.

Белоруссиянең «АМКОДОР» холдингы Башкортстанның Үсеш корпорациясе белән бергә безнең республика территориясендә 1,15 миллиард сумлык ике инвестпроектны гамәлгә ашырырга планлаштыра. Бу хакта да сүз Радий Хәбиров үткәргән «Инвестицион сәгать» утырышында барды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: