– Алдагы очрашуыбыздан соң узган вакытта эшкуарлык берләшмәсендә уңай тенденцияләр билгеләнде, - диде Радий Хәбиров. - Төп күрсәткечләрнең берсе - кече һәм урта бизнес субъектлары саны узган елда дүрт процентка диярлек артты. Өстәвенә, без бу уңай тенденцияне соңгы айларда да күзәтәбез. Бу - халык бизнес белән шөгыльләнергә тели һәм дәүләт ярдәме чаралары, шул исәптән «Опора России» линиясе буенча да, яхшы нәтиҗәләр бирә, дигән сүз. Уртак эшкә республика дәрәҗәсендә ярдәм чаралары да үз өлешен кертә – алар үз асылында перспективалы һәм универсаль.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров искәртеп үткәнчә, Башкортстан административ басым индексы буенча илдә тугызынчы урында, ә төбәкләрдә инвестицион мохит торышының Милли рейтингында бишенче урында тора.
Александр Калинин бизнес-җәмәгатьчелекнең Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә узган «Бизнес - дәүләтнең таянычы» дигән "түгәрәк өстәл"ендә яңгыраган тәкъдимнәре турында сөйләде.
– Без Башкортстанда бизнес-җәмәгатьчелекнең тулы масштаблы үсешенә зур игътибар бирелүен күрәбез, - дип билгеләп үтте Александр Калинин. - Сезнең төбәктә кече бизнеска ярдәм итүнең барлык институтлары да нәтиҗәле эшли. Сездә 130 меңгә якын субъект, Совет һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә башка урыннар бар.
Фото: glavarb.ru