+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 Май 2022, 14:00

Яңавыл белән Кыйгы - җиңүчеләр исемлегендә

Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2021 елда иң яхшы төзекләндерү тәҗрибәләренең федераль реестрын раслады.

Аңа илнең 60 субъектының 110 муниципаль берәмлегеннән 120 шәһәр мохитен формалаштыру проекты керде.

Барлыгы Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына 84 төбәктән 400 гариза килгән.

- Проектларны сайлаганда аларның шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртуга йогынтысы бәяләнә. Моннан тыш, проектны тормышка ашыру сыйфаты, социаль һәм икътисади нәтиҗә, халык өчен тәкъдим ителә торган карарларның инновацион булуы исәпкә алына, – диде Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Башкортстан конкурста ике номинациядә катнашу өчен җиде проект тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, ике проект 2021 елның иң яхшы төзекләндерү тәҗрибәләре реестрына кертелде.

Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында 2021 елның көзендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында төзекләндерелгән «Яшьләр аллеясе» барлыкка килде. Яңавылдагы «Башкортстанның төньяк капкалары» проекты кече шәһәрнең үзәк территориясен төзекләндерүне үз эченә алды.

Тәкъдим ителгән барлык заявкалар да алдан тикшерелгән. Реестрга кертелгән гаризалар министрлык каршындагы Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча Эксперт советының күпчелек әгъзаларының уңай бәясен алды.

Яңавыл белән Кыйгы - җиңүчеләр исемлегендә
Яңавыл белән Кыйгы - җиңүчеләр исемлегендә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: