- Бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре Үзбәкстан эшкуарлары белән, шул исәптән азык-төлек эшкәртү сәнәгатен үстерү өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшү өчен килде. Башкортстан белән Үзбәкстан арасында үзара товар алмашуда берничә килешү төзергә планлаштырабыз, - дип уртаклашты Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Башкортстан вәкилләренең Үзбәкстанга сәфәре кысаларында зур эшлекле программа планлаштырылган: B2B-очрашулар, практик танышу максатыннан объектларга чыгу.
Мәсәлән, 11 майда делегация Наманган шәһәре мэры Гофер Жамолов белән очрашты.
Фото: pravitelstvorb.ru