Бүгенге көндә ун авыл биләмәсендә 7 шәхси эшкуар һәм 7 шәхси ярдәмче хуҗалыкта гына балык үрчетү белән шөгыльләнәләр. Шуңа чираттагы “Эшкуарлар сәгате” тулысынча шушы темага багышланды. Бу мәсьәләне тикшерү өчен район хакимиятенең зур залына әлеге вакытта балык үрчетү белән шөгыльләнүчеләр, авыл биләмәләре башлыклары, белгечләр чакырылды.
Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов билгеләвенчә, Авыргазы районында балыкчылыкны үстерү өчен уңай шартлар бар. Димәк, балык үрчетергә теләгән кешеләргә документларны рәсмиләштерүдә һәм максатлы программалар чикләрендә ярдәм күрсәтергә кирәк.
“Эшкуарлар сәгате”ндә чыгыш ясаган Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев балыкчылык өчен җир биләмәләре бирү механизмы белән таныштырды. Авыргазы районының шәрәфле шәхесе Мидхәт Хәсәнов сулыкларны тергезү һәм аларга балык җибәрү турында сөйләде. Республиканың балыкчылык хуҗалыклары ширкате рәисе Равил Йосыпов балыкларны махсус буаларда үрчетүнең өстенлекле якларына тукталды. Шулай ук ярдәм чаралары турында да тулы мәгълүмат бирелде.
“Эшкуарлар сәгате”ндә малтабарлыкның бу юнәлешенә: су объектларын рәсмиләштерү булсынмы, субсидия бүлү мәсьәләсеме, грантлар алумы – бар яклап та ярдәм күрсәтергә карар ителде.