- Сервис ярдәмендә Башкортстан Республикасы заказчылары товарлар сатып алуга запрослар бастыра ала, ә тәэмин итүчеләр үз бәя тәкъдимнәрен юллый һәм өстәмә чыгымнар, килешүләр һәм арадашчыларсыз аналоглар тәкъдим итә ала, - дип билгеләп үтте дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.
"Импортны алыштыру биржасы" АТМО мәгълүмат системасы платформасында гамәлгә ашырылган. Әлеге сервис ярдәмендә заказчылар чит ил продукциясенең аналогларын тиз арада таба, шулай ук тәкъдим ителгән продукциянең таләпләргә туры килү-килмәвен автомат рәвештә тикшерә ала.
Фото: pravitelstvorb.ru