+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 Май 2022, 12:55

Биналарга капиталь ремонт ясау ничек бара?

Башкортстанда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы республика Хөкумәте карары проектын эшләде.

Биналарга капиталь ремонт ясау ничек бара?
Биналарга капиталь ремонт ясау ничек бара?


Бу карарда 2022 елда Башкортстан дәүләт милкен арендалаучының капиталь ремонт үткәрүгә чыгымнарын каплау чорын 3 елдан да артмаган срокка арттыру билгеләнә.

- Элегрәк эшкуар дәүләттән арендага алынган бинаны капиталь ремонтлауга киткән чыгымнарны 2 ел өчен аренда түләве суммасыннан артмаган суммага кире кайтара ала иде. Хәзер ул 3 ел өчен аренда түләвеннән артмаган суммага кайтарыла ала. Шулай итеп, бинаны капиталь ремонтлауга киткән чыгымнар эшкуарга тагын да зуррак күләмдә кире кайтарылырга мөмкин, - дип сөйләде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев.

Эшкуарларга чыгымнарны каплауга, аренда килешүе буенча аренда түләве исәбенә чыгымнар хакын исәпкә алып, Башкортстан Республикасы милкендәге арендага алына торган дәүләт торак фондының капиталь ремонтын Килештерү тәртибендә каралган.
Хәзер әлеге проект Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә килештерү процедурасын уза.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: