+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 Май 2022, 21:40

"Сакаллы" төзелешләр кими

Бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә тармак ведомстволары җитәкчеләре һәм муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән киңәшмә узды.

"Сакаллы" төзелешләр кими
"Сакаллы" төзелешләр кими

Андрей Назаров төгәлләнмәгән төзелеш күләмнәренең кимүе уртак эшнең мөһим юнәлешләренең берсе булуын аерым ассызыклады. Хәзерге икътисади шартларда ул кризиска каршы юнәлеш тә ала.

— 30 апрельгә 4,2 миллиард сумлык 235 объект төзелеп бетмәгән төзелеш реестрыннан төшереп калдырылды. Бу гомум санның 34 процентын тәшкил итә. Без агымдагы вәзгыять турында фикер алышачакбыз, республика башкарма хакимият органнары белән бергә муниципалитетларның ни дәрәҗәдә актив эшләвен тикшерәчәкбез, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Төгәлләнмәгән төзелеш күләмен киметүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру турында Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.

— Хисап күрсәткечләре буенча, 23 миллиард сумлык 695 объект муниципаль берәмлекләр исәбендә. Объектларның күбесе Уфа шәһәре, Стәрлетамак, Миякә, Яңавыл, Белорет районнары һәм Салават шәһәре хакимиятләре балансында. Төгәлләнмәгән төзелеш объектларын киметү буенча эш кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә дә җаваплы кешеләр билгеләнде, «Юл картасы» расланды. Муниципаль берәмлекләрнең тармак министрлыклары һәм дәүләт заказчылары белән оператив хезмәттәшлек итүе максатларында махсус мәгълүмат чаты булдырылды, - дип хәбәр итте беренче вице-премьер.

Республика Премьер-министры быел 1 августка кадәр төзелеп бетмәгән төзелеш объектларының санын агымдагы күләмнең 70 процентка киметергә кирәклеген искәртте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: