

Быел Эшкуарлык атнасы чаралары бөтен республиканы колачлаячак. Төп чаралар «Киләчәк фабрикасы» инновацион эшкуарлык йортында (Уфа шәһәре, Тынычлык ур., 14), ә кайбер муниципаль районнар һәм шәһәр округларында – зона ярышлары узачак. Төп программага 2022 елның 17 маеннан +7 (347) 224-99-99 телефоны яки сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
– «Эшкуарлык атнасы»нда эшкуарлыкка кризиска каршы ярдәм итүгә төп басым ясалачак: агымдагы шартларда бизнесны ничек алып барырга һәм тышкы санкция басымын җиңү өчен дәүләт нинди чаралар тәкъдим итә. Икенчедән, без программага киң катлам теләүчеләргә чаралар үткәрү мөмкинлеге булсын өчен төзәтмәләр керттек. Гамәлдәге һәм әле яңа гына эшли башлаган эшкуарларны, шулай ук үзмәшгульлек сыйфатында эшкуарларны катнашырга чакырам. Һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм профиль буенча җаваплар алалачак, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
"Эшкуарлык атнасы" чараларында эшкуарлар гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында белә алачаклар. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, финанс ярдәме алган очракта, кирәкле документлар пакетын җыйганнан алып акчаларны максатчан файдалану буенча хисапка кадәр, бизнес өчен дөрес инструментлар бирү нечкәлекләре турында сөйләячәк. Эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре үзләренең гамәлдәге ярдәмен күрсәтәчәк. Шулай ук программа кысаларында хатын-кызлар эшкуарлыгына, үзмәшгульлеккә, бизнес алып баруның төрле мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл"ләр узачак. Гамәли күнекмәләр эшлекле уеннар сериясен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Спикерлар сыйфатында дәүләт органнары, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү институтлары вәкилләре, танылган эшмәкәрләр һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлар чыгыш ясаячак.
Зона тематик чаралары Бөре, Мәләвез, Учалы, Нуриман, Хәйбулла районнарында, Сибай, Октябрьский, Нефтекама һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә узачак. Мәсәлән, Мәләвез районында Башкортстанның көньягында туризмны үстерү, ә Стәрлетамакта эшкуарлар өчен инвестицияләр мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Зона очрашуларына теркәлү таләп ителми.
Моннан тыш, "Уфа эшкуарлык" тематик автобус экскурсиясе дә эшләячәк, аның барышында теләүчеләр эшкуарлыкның үсеш тарихын белә һәм Башкортстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгенең мобиль офисыннан консультация ала алачак.