Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда сәнәгать җитештерүе күрсәткечләре үсеше, юлларны ремонтлау барышы, республиканың кредитка сәләтлелеге һәм башка проблемалар күтәрелде.
Киңәшмәдә билгеләнүенчә, шушы елның гыйнвар-март айлары нәтиҗәләре буенча Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 110,1 процент тәшкил итте. Шул ук вакытта ил күләмендә бу күрсәткеч – 105,9 процент.
“Иң зур үсеш темплары электр җиһазлары җитештерүдә (узган елның шул чорына карата 3,3 тапкырга артык), нефть һәм газ чыгаруда (1,7 тапкыр), дарулар һәм медицина материаллары җитештерүдә (1,5 тапкыр) ирешелде. Санкцияләр басымы шартларында республика сәнәгатенә 1,8 миллиард сумлык 16 төрле ярдәм күрсәтеләчәк”, – диде сәнәгать һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Ярдәмнең күпчелек өлеше Башкортстанның сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча күрсәтеләчәк. Агымдагы елда, шулай ук, урман сәнәгате комплексына ярдәм итүгә — предприятиеләргә яңа техника һәм җиһазлар сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплатуга 40 миллион сум каралган. Башкортстанның урман сәнәгате комплексы предприятиеләре үз акчаларына ел башыннан целлюлоза-кәгазь, мебель җитештерү, агач эшкәртү өчен җиһазлар, агач хәзерләү, урман кисү, урманнарны янгыннардан саклау, агач ташу техникасы сатып алган һәм ел азагына кадәр кимендә 80 миллион сумлык килешүләр төзегән.
Җиңел сәнәгать тармагына 158 миллион сум күләмендә ярдәм каралган, алар чимал һәм материаллар сатып алуны субсидияләүгә юнәлтеләчәк.
Гомумән алганда, сәнәгать тармагына һәм система барлыкка китерүче, ягъни төбәк икътисады таяна торган предприятиеләр эшенә ярдәм максатында 3 миллиард сумнан, ә кече бизнеска ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтергә планлаштыралар.
Киңәшмәдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Эксперт РА” агентлыгы тарафыннан Башкортстанның кредитка сәләтлелеге рейтингының раслануын бәян итте.
– Бу – безнең барыбыз өчен дә зур казаныш. Мондый бәя безнең тарафтан тормышка ашырылучы финанс сәясәтенең нәтиҗәлелеген, икътисадның һәм бюджетның тышкы факторларга карата тотрыклылыгын күрсәтә, – диде Андрей Назаров. – Башкортстан – куәтле ягулык-энергетика һәм нефть химиясе комплексына ия төбәк. Без нефть чыгару буенча Русиядә беренче унлыкта. Без – шулай ук, химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге. Республика икътисады җитештерүгә, эшкәртүгә һәм сәүдәгә йөз тота; сәнәгать тулаем төбәк продуктының 30 проценттан артыгын формалаштыра.
Радий Хәбиров агымдагы елда да Башкортстанның социаль-икътисади үсешенең уңай динамикасын тәэмин итәргә йөкләтте.
Әйтергә кирәк, Русиягә карата чит илләр тарафыннан икътисади чикләүләр кулланыла башлагач ук республика җитәкчелеге төп игътибарны икътисад тармакларының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтте. Атап әйткәндә, икътисадны тотрыкландыру буенча чаралар пакеты анык ярдәмнең 143 төрен үз эченә ала: 56сы – оештыру характерындагы һәм 87се – финанслар буенча. Ярдәмнең гомум күләме – якынча 55 миллиард сум. Моннан тыш, кайбер салымнарны киметү һәм аларның ставкаларын яңадан карау мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, дип фаразлана.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, төбәк, муниципальара һәм урыннардагы әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау барышы турында фикер алышты.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.