"Башкортстанның Каракалпакстан Республикасы белән сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрен киңәйтәчәкбез. Шулай ук сәнәгать, авыл хуҗалыгы, туризм, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк.
Узган ел безнең ил Үзбәкстан өчен эре сәүдә партнеры булды. Шул ук вакытта Башкортстан республика белән тышкы сәүдә структурасында төп төбәкләрнең берсе булып тора. Узган ел безнең республикалар арасында товар әйләнеше 113 миллион доллар тәшкил иткән. Бу әле 2017 һәм 2018 еллардагыга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк".