+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Май 2022, 06:45

Малтабарлык субъектлары артамы?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Опора России” Гомумрусия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин белән очрашты. Яклар санкция басымы шартларында бизнесны үстерү мәсьәләләре һәм кирәкле ярдәм чаралары турында фикер алышты. Очрашуда, шулай ук, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм “Опоры России”ның Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Ләйсән Николаева катнаштылар.

Малтабарлык субъектлары артамы?Малтабарлык субъектлары артамы?
Малтабарлык субъектлары артамы?

– Алдагы очрашуыбыздан соң узган вакыт эчендә эшкуарлык берләшмәсендә уңай тенденцияләр билгеләнде, – диде Радий Хәбиров. – Төп күрсәткечләрнең берсе – кече һәм урта бизнес субъектлары саны узган елда дүрт процентка диярлек артты. Өстәвенә, без бу уңай тенденцияне халыкара санкция басымы көчәйгән соңгы айларда да күзәтәбез. Бу – халык бизнес белән шөгыльләнергә тели һәм дәүләт ярдәме чаралары, шул исәптән “Опора России” линиясе буенча да, яхшы нәтиҗәләр бирә, дигән сүз. Берлектәге эшкә республика дәрәҗәсендә ярдәм чаралары да үз өлешен кертә, – алар перспективалы һәм универсаль.

Андрей Назаров искәртүенчә, Башкортстан административ басым индексы буенча илдә тугызынчы, ә төбәкләрдә Инвестицион мохит торышының милли рейтингында бишенче урынны били.

– Без Башкортстанда бизнес-мохитнең тулы масштаблы үсешенә зур игътибар бирелүен күрәбез, – диде Александр Калинин. – Сезнең төбәктә кече бизнеска ярдәм итүнең барлык институтлары да нәтиҗәле эшли. Сездә 130 меңгә якын субъект, эшкуарларга киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә урыннар күп.

Арытаба Андрей Назаров һәм Александр Калинин катнашлыгында “Бизнес – дәүләт таянычы” дигән “түгәрәк өстәл” узды. Анда, шулай ук, “Опора России” Башкортстан төбәк бүлекчәсе Советы әгъзалары, республика эшкуарлары һәм бизнес-шерифлары катнашты.
Андрей Назаров, кече һәм урта бизнесны үстерү – илнең икътисади стратегиясенең мөһим өлеше, дип ассызыклады. Башкортстанда эшкуарлыкка ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Административ киртәләр кими, финанс ресурсларының үтемлелеге арта.

– Бүген кече бизнес тулай төбәк продуктының 30 процентын формалаштыра. Мәшгуль халыкның дүрттән бер өлешеннән күбрәге 129 мең кече һәм урта эшкуарлык компаниясендә эшли. Һәр субъект уртача 4 кешене эш белән тәэмин итә, – диде Андрей Назаров.

Үз чиратында, Александр Калинин, Башкортстан – икътисадка инвестицияләр җәлеп итү үсеше темплары буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе, дип билгеләде.
– Республиканың Инвестицион мохит торышы милли рейтингының иң яхшы биш төбәк исемлегенә керүе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Хөкүмәтенең тырыш һәм көйләнгән эше нәтиҗәсе булып тора, – диде ул.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас