- Үзбәкстан - безнең төбәк икътисады өчен мөһим партнерларның берсе. Системалы эш нәтиҗәсендә без инвестицияләр җәлеп итү һәм көндәшлеккә сәләтле производстволарны үстерүгә юнәлтелгән уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә омтылабыз. Технопаркта җитештерелә торган продукция белән танышканда, хезмәттәшләребез белән алга таба партнерлыкны җентекләп өйрәнү һәм безнең республикага җавап сәфәре турында килештек, - диде Наил Габбасов.
Сәфәр барышында Үсеш корпорациясе җитәкчесе «TEXNOPARK» резидентлары сафына кергән предприятиеләр белән танышты. Аерым алганда, бу - үзен дөнья базарында уңышлы яктан күрсәткән компанияләр. Преференциаль зона территориясендә лифтлар һәм эскалаторлар, суыткычлар, кер юу машиналары, сәнәгать кондиционерлары, металлконструкцияләр, бакыр торбалар һәм балдан эшләнмәләре җитештерелә. Продукциягә эчке базарда гына түгел, тышкы базарда да ихтыяҗ зур.
Агымдагы елда технопаркта тагын берничә производство һәм логистика үзәге ачарга планлаштыралар.