+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 Май 2022, 20:00

Уфада халыкара күргәзмә үтәчәк

Уфада "Газ. Нефть. Технологияләр" форумы Русия һәм башка илләрдән 250 компанияне җыячак.

Уфада халыкара күргәзмә үтәчәк
Уфада халыкара күргәзмә үтәчәк

2022 елның 24-27 май көннәрендә ВДНХ ЭКСПО УФА күргәзмә комплексында ХХХ "Газ. Нефть, Технологияләр" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылачак.

Форум һәм күргәзмә - илдә иң эре профессиональ платформа, ул быел предприятие һәм берләшмәләрнең рекордлы санын берләштерәчәк. Бу -13 тармак берләшмәсе, 21 фәнни берләшмә, 250 компания – күргәзмәдә катнашучы, шуларның 45е-беренче тапкыр. Русиянең 35 төбәгеннән, Үзбәкстаннан, Әзербайҗаннан, Монголиядән һәм Беларусь Республикасыннан 20 меңнән артык кеше килер дип көтелә.

- Форум кысаларында безнең өчен эшнең өстенлекле юнәлеше булып республика предприятиеләре чыгара торган продукция исемлеген киңәйтү, аларның җитештерү потенциалын тәкъдир итү тора. Нефть һәм газ секторы илнең сәнәгать, икътисади һәм интеллектуаль потенциалын үстерүдә һәрвакыт мөһим роль уйнады. Шуңа күрә бу тармакларда эшләнгән компетенцияләрне ким дигәндә саклап калу мөһим, ә иң яхшысы – чит илләрнең сәнәгать продукциясен тулысынча алыштыру, - дип ассызыклады Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Экспозиция ябык һәм ачык мәйданчыкларда узачак, анда нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү өчен махсус техника, җиһазлар куелачак. Форумда 45 предприятие беренче тапкыр катнашачак.

Форумның иң чагу вакыйгаларының берсе - гидрокрекинг катализаторларын җитештерү буенча «РН-Кат» җәмгыяте проектын эшләтеп җибәрү булачак. Барлыгы 4 көн эчендә 45ләп эшлекле чара каралган, аларның төп өлеше ВДНХ-Экспода узачак.

Чараның эшлекле өлешенең төп тематикасы түбәндәге мөһим мәсьәләләрне күз алдында тота: нефть эшкәртү һәм нефть химиясенең үзебезнең технологияләрен эшләү, импортны алыштыру, кризиска каршы ярдәм чаралары – нефть-газ машина төзелеше үсеше өчен стимуллар, заманча шартларда нефть эшкәртү һәм нефть химиясенең технологик үсеше.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: