+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 Май 2022, 17:20

Ташкентта Башкортстанның инвестицион потенциалы тәкъдим ителде

18 майда Ташкентта Башкортстан рәсми делегациясенең Үзбәкстанга визиты кысаларында төбәкара хезмәттәшлек форумы узды. Министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ике республика эшкуарлары һәм бизнесменнары очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар һәм Башкортстан белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Ташкентта Башкортстанның инвестицион потенциалы тәкъдим ителдеТашкентта Башкортстанның инвестицион потенциалы тәкъдим ителде
Ташкентта Башкортстанның инвестицион потенциалы тәкъдим ителде

Форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан эшлекле даирәләре вәкилләренең бизнес-миссияләре эшен бәяләде.

- Монда экспортка юнәлгән 70 компания, шул исәптән 14 эре предприятие, 56 кече һәм урта эшкуарлык субъекты, 9 импортер-предприятие һәм биш бизнес-ассоциация, – диде Радий Хәбиров. - Без зур команда алып килдек, планнарыбыз зурдан.

Форумда Радий Хәбиров үз чыгышында үзбәк партнерларына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

Форум эшен дәвам итеп, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы турында җентекләп сөйләде.

Эшлекле программа кысаларында шулай ук Үзбәкстанның химия һәм текстиль сәнәгатендә кооперациянең потенциалын тәкъдим иткән предприятие җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Форум ахырында Башкортстан һәм Ташкент компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Үзбәкстанга визиты кысаларында Башкортстан делегациясе вәкилләре чит ил партнерлары белән 200 миллион долларга 19 килешү төзеде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас