+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 Май 2022, 05:40

Владимир Путин нефть тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде

Көнбатыш сәясәте - дөнья энергетикасы проблемаларының төп сәбәбе,"икътисади үз-үзенә кул салу", Украина тирәсендәге барлык хәлләр аның белән бәйле. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин нефть тармагындагы хәл буенча киңәшмәдә белдерде.

Владимир Путин нефть тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрдеВладимир Путин нефть тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде
Владимир Путин нефть тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде
Ягулык-энергетика комплексына һәрвакыт аерым игътибар бирелде, ә чит илгә "кара алтын" озату илнең алдынгы позицияләренең нигезе булып торды.

- Әмма "Көнбатыштагы сәяси класс планетада күп кенә кешеләрнең климат үзгәрү проблемалары турында табигый борчылуы белән уйный башлады", - дип билгеләп үтте Владимир Путин. - Сәяси карашлар буенча альтернатив энергетика мөмкинлекләрен арттыра һәм традицион энергетиканың, аның барлык юнәлешләрен дә кертеп, әһәмиятен киметә башладылар, шул исәптән углеводородлар да.

Банк финанславын чикләүләр, компанияләргә һәм алар җитәкчелегенә каршы "уйланылган суд мәшәкатьләре" алып барылу, яңа проектлар өчен участоклар бүленмәү, транспортны үстерү мөмкинлекләре чикләнү, фрахтта һәм инвестицияләр өчен кирәк булган башка юнәлешләрдә проблемалар барлыкка килде.

“Болар барысы да дөнья энергетикасында проблемаларның төп өлеше булды. Моңа сәяси характердагы гамәлләр дә өстәлде”, - диде Президент.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас