+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 Май 2022, 15:30

Юл буе да уңайлы булырга тиеш!

Башкортстанда күпфункцияле юл буе комплексы төзелешенә 58 миллион сум акча юнәлтеләчәк.

Юл буе да уңайлы булырга тиеш!
Юл буе да уңайлы булырга тиеш!


Башкортстанның Иглин районында М-5 «Урал» федераль автомобиль юлында күпфункцияле юл комплексы төзүгә 58 миллион сум акча юнәлтергә планлаштыралар. Инвестицион проектның инициаторы - «Байтуган». Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Марат Исламов сөйләде.

Юл буе комплексының өстенлеге - аның күпфункцияле булуы һәм географик урнашуы. Ул күрше төбәкләрдән туристларны өстәмә җәлеп итәчәк һәм тулаем республика имиджын яхшыртачак. Әлеге инвестпроект өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде. Шуның аркасында инвестор махсус салым режимына һәм дәүләт ягыннан преференцияләрнең киң спектрына ия булачак. Бу - табышка, милеккә, җир кишәрлекләрен арендалауга ташламалар, субсидияләүнең төрләре, шул исәптән икътисадның аерым тармаклары буенча, - дип хәбәр итте Марат Исламов.

Яңа юл буе комплексында җәмәгать туклануы, кибет, кунакханәләр, техник карау станцияләре, душ, машина һәм кер юу урыннары, түләүле парковка хезмәтләре күрсәтеләчәк. Анда 23 эш урыны барлыкка киләчәк.

Проектны тормышка ашыру срогы - 2022-25 еллар.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: