+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 Мая 2022, 15:17

Эшкуарлык атнасына әзерлек бара

Ул республика районнарында да үтәчәк.

Эшкуарлык атнасына әзерлек бараЭшкуарлык атнасына әзерлек бара
Эшкуарлык атнасына әзерлек бара

23 майда бөтен республиканы колачлаучы «Башкортстан Республикасында эшкуарлык атнасы» старт ала. Атнаның әһәмиятле вакыйгасы Русия эшкуарлары көненә туры китерелгән.

«Киләчәк фабрикасы» инновацион эшкуарлык йортында узачак төп чаралардан тыш, кайбер муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында шулай ук зона чаралары узачак. Аларда гамәлдәгеләр дә, яңа гына эшли башлаган эшкуарлар да, үзмәшгульләр дә катнаша ала.

- Бөредә эшкуарлык атнасы 23 майда Башкортстанның Үзәк икътисади зонасы бизнес-шерифлары һәм эшкуарлары очрашуыннан башлана. Катнашучыларны эшлекле уеннар, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулар, эшкуарларны кабул итү көтә, - дип сөйләде Бөре районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, бизнес-шериф Яна Чернышенко.

24 майда Сибай шәһәрендә Урал икътисади зонасы бизнес-шерифлары һәм эшкуарлары киңәшмәсе узачак. «Урал аръягы эшлекле дөньясы» бизнес-инкубаторында эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл", КУЭ өчен ярдәм чаралары буенча консультацияләр һәм уңышлы эшкуарлардан мастер-класслар оештырылачак.
24 майда Урал икътисади зонасында бизнес-шерифлары һәм эшкуарлары белән очрашу узачак, аның кысаларында Учалы шәһәренең «Минем бизнес» үзәге хезмәт күрсәтүләрен тәкъдир итү булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас