+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 Май 2022, 06:55

Хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелды

18 майда Башкортстан рәсми делегациясенең Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында республика Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы, Үзбәкстанның Фирганә һәм Наманган сәүдә-сәнәгать палатасы белән «Евразия-Уфа» җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул кую тантанасы булды.

Хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелдыХезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелды
Хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелды

- Безгә Үзбәкстанның үсеш тәҗрибәсе кызыклы. Шул ук вакытта безнең дә уртак хезмәттәшлек өчен тәкъдимнәребез бар. Әлеге килешүләр республика бизнес-берлекләренең озак вакытлы үзара файдалы хезмәттәшлеге башлангычы булачак, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Фирганә, Наманган территориаль идарәләре, Башкортстан сәүдә министрлыгы һәм "Евразия-Уфа" җәмгыяте арасында үзара аңлашу турындагы килешү Үзбәкстан һәм Башкортстанның сәүдә, азык-төлек эшкәртү сәнәгате компанияләре һәм предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән.

Документ шулай ук ике республика товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре базарының торышы турында мәгълүмат алмашуны, уртак конгресс-күргәзмә чараларында катнашуны күздә тота.


Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас