Предприятие тротуар плиткасы, юл бордюрлары һәм тышлау кирпече җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
- Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе --инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле инструментларының берсе. Быел 19 предприятие резидент булды инде. Проектны тормышка ашыру Башкортстан һәм Идел буе федераль округының эчке ихтыяҗларын сыйфатлы материаллар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Компания җитештерүне булдыруга 4,5 миллион сум кертергә ниятли. Анда 10 эш урыны барлыкка киләчәк, - дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.
Фото: pravitelstvorb.ru