

24 майда Уфаның ВДНХ Экспо күргәзмәләр залында "Газ.Нефть.Технологияләр" 30нчы күргәзмә-форумы ачылачак. Аны республика Хөкүмәте, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм илнең Энергетика министрлыгы ярдәмендә Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыра.
Күргәзмәдә илнең 25 төбәгеннән 250 компания һәм Беларуссия Республикасыннан катнашачаклар.
Форумның эшлекле программасында 408 спикер катнашлыгында 45 чара үткәрү планлаштырыла. Анда 4 чит илдән һәм 28 Русия төбәкләреннән килүчеләр катнашачак.
Шушы уңайдан бүген "Россия" медиаүзәгендә матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев катнашты.
- Быел бездә юбилей күргәзмәсе булачак. Быелгы ел үзенең күп катнашучылары белән дә уникаль. 250 кеше килүе көтелә, - диде Александр Шельдяев.
Чарада «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыятененең Автоматлаштыру, мәгълүматлаштыру, телекоммуникацияләр һәм метрология идарәсе башлыгы Павел Романенков та катнашты.
- "Газпром трансгаз Уфа" өчен бу чара мөһим. Югары уку йортлары белән берлектә без импортны алыштыру турында берлектә уйланырга тиеш, - диде ул.
Әлеге чара республикага төрле өлкәләрдән кунаклар килүне үз эченә ала. Алар өчен төрле эшлекле очрашулар да әзерләнгән. Бик күп килешүләр төзеләчәк. Атап әйткәндә, импортны алыштыру, вузлар белән "Газпром" өчен кадрлар әзерләү турында килешү төзеләчәк.
Форум кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен махсус диктант язу да оештырылачак. Ул укучыларның бу өлкәдә белемен күтәрүгә ярдәм итәчәк. Анда теләге булган һәркем катнаша алачак.