+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Мая 2022, 07:35

Үзбәкстанга бизнес-миссиядә 300дән артык сөйләшүләр үткәрелде

18 майда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан рәсми делегациясенең Үзбәкстан Республикасына визиты тәмамланды.

Үзбәкстанга бизнес-миссиядә 300дән артык сөйләшүләр үткәрелдеҮзбәкстанга бизнес-миссиядә 300дән артык сөйләшүләр үткәрелде
Үзбәкстанга бизнес-миссиядә 300дән артык сөйләшүләр үткәрелде

Бизнес-миссия кысаларында сәнәгать өлкәсендә потенциаль партнерлар белән барлыгы 300дән артык B2B-сөйләшү үткәрелде. Алар барышында Башкортстан компанияләре тарафыннан машина төзелеше, җиңел сәнәгать, косметика, төзелеш, мебель ясау өлкәләрендә экспорт һәм продукция китерү турында килешенде. Чара кысаларында 20дән артык килешүгә кул куелды, шул исәптән 100 миллион сумнан артык суммага экспорт контрактлары да.

- Үзбәкстан фирмалары Башкортстан предприятиеләре белән ышанычлы хезмәттәшлек итә. Без XAZORA QUPUVCHI һәм MAXAM компанияләре белән сәнәгать-шартлаткыч матдәләр белән тәэмин итү буенча сөйләшүләр сериясен уздырдык. Алар безнең «Авангард» предприятиесе продукциясен өйрәнәчәк һәм җавап бирәчәк. BURST TECH SYSTEMS предприятиесе белән Үзбәкстанда «Авангард» мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсе карала.

ENERGY PROGRESS METALL компаниясе үзенең кызыксынуын раслады, ул чистарту корылмаларын эксплуатацияләү буенча консультация хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели, - дип сөйләде Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас