+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Май 2022, 12:50

Киләчәк — заманча автокомплексларда

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада беренче IRBIS автозаправка комплексында булды.

Киләчәк — заманча автокомплекслардаКиләчәк — заманча автокомплексларда
Киләчәк — заманча автокомплексларда
21 майда Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада беренче IRBIS автозаправка комплексында булды. Ул агымдагы елның февралендә Зубово авылында Р-240 «Уфа–Ырынбур» трассасында юл буе сервисын үстерү төбәк программасы буенча өстенлекле инвестпроектны гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
Автозаправкаларда автомобильләр кую урыны, автоцистерналар өчен сыекландырылган углеводород газы (СУГ) заправка пункты оештырылган, монтажлау пункты урнаштырылган. Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен Wi-Fi һәм бушлай бәдрәфләр каралган. Автосәяхәтчеләргә биредә кәһва һәм камыр ризыклары сатып алырга була. Проектка инвестицияләр күләме 150 миллион сум тәшкил иткән. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 25 яңа эш урыны булдырылган.
IRBIS бренды астында АЗС төзү белән «Транзит Сити» компанияләр төркеме шөгыльләнә, ул Русия нефть продуктлары базарында 1998 елдан бирле эшли. Фирма автозаправка комплекслары челтәре Татарстанда, Чувашстанда, Марий Элда, Түбән Новгород, Владимир, Пенза һәм Самара өлкәләрендә урнашкан 70 заманча заправка станциясен үз эченә ала.

— Башкортстан өчен юл буе сервисын үстерү зур әһәмияткә ия. Кешеләр күп йөри, сәяхәт итә. Шуңа күрә без бу юнәлешне үстерү өчен зур республика программасын эшләтеп җибәрдек, — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Без берничә партнер таптык, шул исәптән җиде төбәктә эшли торган «Транзит Сити» компаниясен чакырдык. Егетләрнең эшли белүе күренеп тора - барысы да чиста, пөхтә. Биредә машинага бензин да, газ да салырга, кәһва эчәргә, хот-дог сатып алырга була. Арытаба электромобильләр өчен зарядка станцияләре дә урнаштырырга планлаштырабыз. Киләчәк - шундый заманча автокомплексларда.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда юл буе сервисын үстерү буенча республика программасы эшли.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас