- Безнең Белоруссия коллегалары белән хезмәттәшлек Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конресс эшчәнлеге министрлыгы белән системалы эш алып бару нәтиҗәсендә җайга салынган, - дип ассызыклады Наил Габбасов. - Төзелгән меморандум Башкортстанда һәм Белоруссиядә бизнесның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру инструменты булачак. Бу - югары технологияләр, тыгыз коммерция элемтәләрен үстерү һәм икеяклы сәүдә һәм инвестицияләр күләмен арттыру, шулай ук экспортер-предприятиеләр эшчәнлеген камилләштерү һәм экспорт мөмкинлекләрен арттыру өчен мөһим адым.
Меморандумны имзалау тантанасы тәмамлангач, Беларусьтән килгән кунаклар Үсеш корпорациясендә булды, анда аларны республикада эшләүче преференциаль зоналар белән таныштырды. Визит кысаларында делегация әгъзалары, шулай ук, ведомство җитәкчелеге белән икеяклы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Фото: Башкортстан Башлыгы