+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Мая 2022, 13:33

"Без эшкәртүгә кергән нефть күләме буенча лидерлар рәтендә..."

«Газ. Нефть. Технологияләр-2022» күргәзмәсе кысаларында «ВДНХ-ЭКСПО» күргәзмә комплексында Премьер-министры Андрей Назаров катнашлыгында «Русиянең нефть-газ комплексы: үсеш трендлары, өндәмәләр һәм фаразлар» стратегик сессиясе узды.

"Без эшкәртүгә кергән нефть күләме буенча лидерлар рәтендә...""Без эшкәртүгә кергән нефть күләме буенча лидерлар рәтендә..."
"Без эшкәртүгә кергән нефть күләме буенча лидерлар рәтендә..."
Стратегик сессиянең модераторы Русия журналисты һәм телетапшырулар алып баручысы, җәмәгать эшлеклесе, «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев булды.

Андрей Назаров үз чыгышында Башкортстанның куәтле сәнәгать потенциалына, җитди җитештерү объектларына һәм уникаль технологияләргә ия булуын билгеләп үтте.

- Башкортстанда нефть өлкәсе тарихында 250дән артык нефть-газ яткылыклары ачылды. Республиканың сәнәгать производствосының төп өлеше нефть һәм нефть химиясе тармагына туры килә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада эшкәртелмәгән нефть чыгару күләме 11,6 миллион тонна тәшкил итте, ягъни үткән ел дәрәҗәсенә карата - 107,7 процент. Без эшкәртүгә кергән нефть күләме буенча лидерлар рәтендә. Узган елда нефть эшкәртү тулысынча тергезелде. Нефть продуктлары җитештерү узган елның шушы чорына карата 101,2 процент тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Андрей Назаров шулай ук республика икътисадының, агрессив санкция чикләүләренә карамастан, уңышлы үсүен дәвам итүенә игътибарны юнәлтте.

Бүгенге көндә республика кризиска каршы планында предприятиеләрнең барлык тармак ихтыяҗларын исәпкә алучы ун бүлек бар. Моннан тыш, анда инновацион һәм инвестицион сәясәтне көчәйтү, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча чаралар каралган.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас