+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Май 2022, 09:12

"Газ. Нефть. Технологияләр-2022" форумы яңа мөмкинлекләр ача

Бүген "Газ. Нефть. Технологияләр-2022" форумы кысаларында телекүпер режимында яңа производстволарны эшләтеп җибәрделәр.

"Газ. Нефть. Технологияләр-2022" форумы яңа мөмкинлекләр ача"Газ. Нефть. Технологияләр-2022" форумы яңа мөмкинлекләр ача
"Газ. Нефть. Технологияләр-2022" форумы яңа мөмкинлекләр ача
Бу хакта республиканың Хөкүмәт Премьер-министры Анедрей Назаров Интернет челтәрендә язма бастырды.

"Бүген "Газ. Нефть. Технологияләр-2022" форумы кысаларында телекүпер режимында яңа производстволарны эшләтеп җибәрдек: Беренчесе — «Башнефть» идарәсе астында булган Стәрлетамакта «РН-Кат» предприятиесендә гидрокрекинг катализаторы чыгару буенча («Роснефть»кә карый).

Ул Русиядә беренче шундый предприятие булып кына калмаячак, ә безнең нефть эшкәртү тармагының чит ил продукциясенә бәйлелеген берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк, өстәвенә, чит ил аналогларыннан бер дә калышмаячак. Башкортстанның "РН-Кат" предприятиесе илебезнең барлык нефть тармагын кирәкле күләмнәр белән тәэмин итәчәк һәм Евро-5 класслы мотор ягулыгының югары сыйфатлы төрләрен җитештерүне арттырырга ярдәм итәчәк.

Икенчесе - беренче йортларны тоташтырган Зианчура районының Исәнгол авылында бүлү газүткәргече. 19 чакрым озынлыктагы газүткәргеч челтәрләренә барлыгы 254 йорт тоташтырылачак. Газлаштыру темасы үз актуальлеген югалтмый, без аның барлык мәсьәләләрен системалы рәвештә хәл итәргә тырышабыз", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас