+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 Май 2022, 22:20

Кластер проектлары тикшерү үтәчәк

Уфада 26-27 майда «Яңа икътисади шартларда предприятиеләр кооперациясе» Халыкара фәнни-гамәли конгрессы узачак.

Кластер проектлары тикшерү үтәчәк
Кластер проектлары тикшерү үтәчәк

Әлеге мәйданчык кысаларында Русия Федерациясе кластерларында катнашучылар тарафыннан гамәлгә ашырылырга планлаштырылган уртак кластер проектлары тикшерү үтәчәк.

Халыкара конгресс кысаларында «Өстәмә кыйммәт чылбырларын трансформацияләү: яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына пленар утырыш узачак, анда республика Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Федерациясенең АКИТ директоры Андрей Шпиленко, Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров, Дәүләт думасы депутаты Александр Козловский, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры Виталий Хоценко, шулай ук бизнес һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре чыгыш ясаячак.

Конференциянең төп максаты — төбәкнең инвестицион мөмкинлекләрен ачу, иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү, кластерларның инвестицион юнәлешләрен ачыклау һәм эшләү буенча гамәли күнекмәләр алу.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56073

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: