+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Май 2022, 09:24

Уфада «Газ. Нефть. Технологияләр-2022» күргәзмә-форумы ачылды

Бүген, 24 майда, Уфада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Газ. Нефть. Технологияләр-2022" форумын ачты, ул «ВДНХ-Экспо» күргәзмә комплексында эшли башлады. Күргәзмә-форум республика Башлыгы Радий Хәбировның беренче Башкортстан нефте чыгарыла башлауның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турындагы указы нигезендә үткәрелә.

Уфада «Газ. Нефть. Технологияләр-2022» күргәзмә-форумы ачылдыУфада «Газ. Нефть. Технологияләр-2022» күргәзмә-форумы ачылды
Уфада «Газ. Нефть. Технологияләр-2022» күргәзмә-форумы ачылды
Күргәзмәдә Русиянең 35 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 компания катнаша.

Күргәзмә ачылышында Андрей Назаров катнашучыларны һәм кунакларны нефть-газ форумы эше башлану белән котлады, нефть эшкәртү республиканың визит карточкасы булуын билгеләп үтте.

- Нефть, газ, химия тармагы безнең өчен Башкортстанның үсеш нигезе булып тора. 90 ел элек беренче нефть яткылыгы ачылды. Шуннан бирле Башкортстан үзгәрде һәм аграр республика гына түгел, ә сәнәгать өлкәсенә дә әверелде. Башкортстан илебез флагманы һәм таянычы булды. Бөек Ватан сугышында безнең нефть эшкәртү һәр өченче танкны һәм һәр бишенче самолетны заправкаларга мөмкинлек бирде, ә сугыштан соң илебезне тергезергә ярдәм итте - без моның белән горурланабыз, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Күргәзмә-форум - нефть, газ, химия тармагы предприятиеләре топ-менеджерлары һәм белгечләре, технологияләр һәм җиһазлар җитештерүчеләр, хакимият органнары, фәнни институтлар вәкилләре арасында һөнәри аралашу мәйданчыгы ул.

– Бездә куәтле холдингларга – "Газпром", "Роснефть", "Сибур"га кергән предприятиеләр эшли. Бу компанияләр актив инвестицион сәясәт алып бара. Алар урындагы производстволарны даими үстерә һәм республикада эш урыннары санын арттыра. Юбилей күргәзмә-форумы әһәмиятле эшлекле программа белән үрелеп бара, ул елдан-ел тармакның иң яхшы экспертларын җыя. Ул, компанияләр һәм хакимият вәкилләрен, галимнәрне һәм тармак экспертларын киң колачлап, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Барлык катнашучыларга, кунакларга, күргәзмә һәм форумны оештыручыларга яхшы нәтиҗәләр, уңышлы сөйләшүләр, яхшы тәэсирләр һәм, әлбәттә, яңа идеяләр һәм проектлар телим! – диде Премьер-министр.

Ачылу тантанасыннан соң Андрей Назаров һәм күргәзмәдә катнашучылар Русиянең нефть, газ һәм химия тармаклары предприятиеләре экспозицияләре, шулай ук техника һәм җиһазлар үрнәкләре белән танышты. Эшлекле программа «Русиянең нефть-газ комплексы: үсеш трендлары, өндәмәләр һәм фаразлар» стратегик сессиясен һәм 30дан артык тармак секциясен, панель дискуссияләрен, фәнни-техник конференцияләр һәм "түгәрәк өстәл"ләрне үз эченә ала.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас