

"Бүген Уфада "Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсе үз эшен башлый. Ул - Русиядә иң зур тармак чарасы. Быел без аны Башкортстан нефтен чыгара башлауга 90 ел тулуга багышладык. Форумда илебезнең 35 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 250 компания катнаша.
Форум кысаларында көтеп алынган төп вакыйгаларның берсе - үзебезнең гидрокрекинг катализаторының сәнәгый производствосын эшләтеп җибәрү. Бу вакуумлы газойльдән югары сыйфатлы Евро-5 ягулыгын җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Җитештерү белән «Башнефть»ка керүче «РН-кат» компаниясе Стәрлетамак катализаторлар заводы базасында шөгыльләнә.
Бу - республиканың, безнең нефть химиясе тармагының импортны алыштыруга тагын бер куәтле өлеше. Чит ил аналогларына бәйлелекне киметү - тотрыклы эшнең мөһим максаты.
Уңышлар телим!" - дип язган ул.