+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2022, 09:30

Башкортстан-Үзбәкстан: хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Республикасы рәсми делегациясенең һәм эшлекле даирәләрнең Үзбәкстан Республикасына сәфәре тәмамланды. Аның барышында Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы линиясе буенча 25 миллион долларлык 30 килешү төзелде, шул исәптән кондитер эшләнмәләре, агач эшләнмәләре, алкогольсез эчемлекләр, көнкүреш химиясе һәм чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, текстиль продукциясе, бәрәңге һәм метиз продукциясе экспорты турында.

Башкортстан-Үзбәкстан: хезмәттәшлек ныгыйБашкортстан-Үзбәкстан: хезмәттәшлек ныгый
Башкортстан-Үзбәкстан: хезмәттәшлек ныгый
- Үзбәкстанга эш сәфәре бик тыгыз һәм нәтиҗәле булды. Делегациянең программасы Наманган һәм Фирганә өлкәләре хакимиятләренең рәсми очрашуларын, B2B-очрашуларын, практик танышу максаты белән объектларга чыгуны үз эченә алды, – дип уртаклашты Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

«Евразия» агропаркы вәкиле Әбдумалик Рәхимов сөйләвенчә, чия, абрикос сатуга чыккан инде, сезон ачылган.
- Безнең инвестицион проект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка тәкъдим иттелде, ул аны хуплады. Бу проект белән Үзбәкстан төбәкләре эшкуарларын һәм хакимиятләрен таныштырдылар. Алар бик кызыксына, чөнки алар өчен үз продукциясен сату өчен уңайлы шартлар бар. Үзбәкстанның бөтен продукциясе бөтен төбәкләр буенча таралсын өчен күләмнәрне арттырачакбыз, - дип өстәде ул.

Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Фирганә, Наманган территориаль идарәләре, Башкортстан Сәүдә министрлыгы һәм "Евразия-Уфа" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында үзара аңлашу турындагы килешү Үзбәкстан һәм Башкортстанның сәүдә, азык-төлек эшкәртү сәнәгате компанияләре һәм предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә һәм уртак инвестицион эшчәнлек алып баруга юнәлтелгән.

Башкортстанның мәктәп туклану операторлары ассоциациясе җитәкчесе Виталий Черевков әйтүенчә, Үзбәкстанга бару йомгаклары буенча хәзер реаль гамәлләр кылына, дистәләрчә килешүгә кул куелган.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас