+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2022, 10:56

Башкортстанда комплекслы кадастр эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелде

Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан агымдагы елда 470 кадастр кварталы буенча комплекслы кадастр эшләрен башкаруга ике дәүләт контракты төзелде. Эшләр җир участоклары һәм аларның мәйданнары чикләрен төгәлләштерү, әлеге мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен алып барыла.

Башкортстанда комплекслы кадастр эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелдеБашкортстанда комплекслы кадастр эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелде
Башкортстанда комплекслы кадастр эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары төзелде
- Комплекслы кадастр эшләре - җир кишәрлекләре чикләрен төгәлләштерү өчен иң уңайлы һәм нәтиҗәле коралларның берсе. Әгәр участок чикләре аныкланган икән, дәүләт милкен арендага алган эшкуар салым салуда һәм бердәм дәүләт реестрына мәгълүматлар кертүдә хаталар белән очрашмаячак, – дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Комплекслы кадастр эшләрен башкаруга Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 27 районның 123 авыл биләмәсе территориясендә, шулай ук 4 шәһәр округы территориясендә килештерү комиссияләрен төзү буенча эш оештырылган.

Хәзерге вакытта килештерү комиссияләре барлык авыл биләмәләрендә дә оештырылды һәм якын арада үз эшен башлап җибәрәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас