+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
25 Май 2022, 12:47
Салым түләүчеләр, яңа стандартка кушылыгыз!
Башкортстан Финанс министрлыгы узган ел йомгаклары буенча республиканың җаваплы салым түләүчеләреннән салым ачыклыгы стандартына кушылу турында гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Салым түләүчеләр, яңа стандартка кушылыгыз!
- Стандартка кушылу һәм үз эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны ачу оешмалар тарафыннан салым йөкләмәләрен намус белән үтәү фактын раслый һәм ул ирекле характерда, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Башкортстанның җаваплы салым түләүчеләре салым ачыклыгы стандартына кушылу турындагы гариза формасын түбәндәге сылтама буенча таба ала:
https://minfin.bashkortostan.ru/documents/other/401593/
Стандартка кушылу турында белдерүләрне 31 июльгә кадәр кәгазь чыганакта түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 450101, Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46. Электрон рәвештә түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: minfin@bashkortostan.ru
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"