

Быел, әйтик, Башкортстандагы автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлауга 31,3 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар. Киңәшмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итүенчә, юллар төзелешенә һәм реконструкцияләүгә 15 миллиард 65 миллион сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 4 миллиард 131 миллион сум. Бу акчалар исәбенә барлыгы 76,6 чакрым автомобиль юлы, шулай ук сигез күпер һәм юлүткәргеч төзергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Атап әйткәндә, ел ахырына кадәр Караидел һәм Дуван районнары территориясендәге Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлын реконструкцияләү, шулай ук Уфада Зәки Вәлиди урамында транспорт чишелеше төзелеше тәмамланачак.
Моннан тыш, республика башкаласында үткән елда башланган Зинино бистәсе янындагы юлүткәргеч һәм Уфаны көнчыгыш юнәлештә кисеп чыга торган юлны төзү дәвам итәчәк. М-7 һәм М-5 федераль трассаларын тоташтыручы бу юл 1,2 чакрымлы тоннельне, Караидел елгасы аша күпер һәм эстакадалы юлны үз эченә ала. Бу юлдан һәр көн саен 20 меңнән артык автомашина үтәчәк. Әлеге проектны, тотрыклы финанслауны күздә тотып, 2023 ел ахырында – 2024 ел башында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
– Инфраструктур бюджет кредитлары исәбенә быел, шулай ук, “Уфаның Көньяк капкасы” проекты кысаларында урам-юл челтәрен реконструкцияли башлыйбыз, – дип өстәде Александр Булушев. – Бу реконструкция Пугачев урамын заманча төзекләндерү һәм генерал Рыленко урамындагы яңа юл участогына чыгу өчен транспорт чишелеше төзүне үз эченә ала.
Быел юл челтәрен ремонтлауга 8 миллиард 148,5 миллион сум юнәлтеләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан – 1 миллиард 876 миллион сум. Бу суммалар 285 чакрым төбәк әһәмиядәге һәм 219 чакрым урындагы юлларны ремонтлауга тотынылачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, ремонт эшләре башланыр алдыннан халыкка хәрәкәт итү схемаларының үзгәрүе турында алдан хәбәр итү мөһим.
Республика территориясендәге федераль әһәмияттәге трассаларны төзекләндерү һәм реконструкцияләү турында “Приуралье” автомобиль юллары федераль идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Әскать Хәйруллин сөйләде. Яңа объектлар төзелешенә һәм гамәлдәге челтәрне карап-тотуга салынган инвестицияләрнең гомум күләме 24 миллиард сум тәшкил итәчәк, диде ул.
Башкортстанда гамәлгә ашырылучы иң зур инфраструктура проекты – М-12 трассасы. Билгеле булуынча, Мәскәү – Казан маршруты буенча тизйөрешле М-12 автомобиль юлын Екатеринбургка кадәр озайту турында Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның 21 апрелендә Федераль җыелышка Юлламасында хәбәр иткән иде. “Казан – Екатеринбург” трассасы “Мәскәү – Казан” М-12 түләүле магистраленең дәвамы булачак. Әмма, өр-яңадан башлап төзелә торган “Мәскәү – Казан” М-12 трассасыннан аермалы буларак, Казаннан Екатеринбургка кадәр юл реконструкцияләнгән участоклардан торачак. Ягъни Казаннан Екатеринбургка кадәрге 810 чакрым юлның 288 чакрымы тулысынча яңа төзелеш буларак планлаштырылган. Аерым алганда, 65 чакрымлы яңа участок Татарстан чигеннән Башкортстанның Илеш районы территориясе буенча Дүртөйлегә кадәр Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән авылларын урап уза. Әлеге участок, асылда, М-7 трассасының дублеры булачак. Яңа трассаны төзү кысаларында, шулай ук, М-7 трассасының Башкортстан территориясендәге 69 чакрымы реконструкцияләнә. М-12не 2024 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Башкортстанда яңа трасса участогы Илеш, Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары аша узачак. Белгечләр юлларны проектлауны төгәлләде һәм якын арада документларны дәүләт экспертизасына җибәрәчәк.
Бу елда М-5 “Урал” трассасында 11 чакрымлы яңа участок файдалануга тапшырылачак. “Приуралье” федераль идарәсе планнарында, шулай ук, М-7 юлының Кушнаренко районындагы 19 чакрымлы участогын киңәйтү һәм трассаны беренче категориягә җиткерү каралган.
“Уфа – Ырынбур” автомобиль юлында Стәрлетамакны урап узучы дүрт полосалы участокны проектлауны төгәлләделәр. Капиталь ремонтны 2024 ел ахырына кадәр төгәлләү күздә тотыла. Моннан тыш, агымдагы елның 1 августына кадәр Уфадан Стәрлетамакка кадәрге трасса участогында яктырту системаларын монтажлау һәм тоташтыру эшләре төгәлләнәчәк.
– Без эре инфраструктура проектларының график буенча гамәлгә ашырылуын күрәбез, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. – М-5 һәм М-7 федераль трассаларын, сыйфатлы юл тамгасын да кертеп, тулысынча тәртипкә китерү мөһим.
Башкортстан Республикасының юл комплексы Идел буе федераль округында иң озыны исәпләнә. Башкортстан автомобиль юлларының озынлыгы 55 мең чакрымнан артык. Шуларның 787 чакрымы – федераль, 13,6 мең чакрымы – төбәк һәм муниципальара, ә 33,5 меңе – урындагы юллар.
Автотранспорт белән йөк ташу буенча Башкортстан илдә 19нчы урында булса, пассажирлар йөртү буенча – 8нче.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.