+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2022, 05:04

Уфада кластер проектларын яклаячаклар

26-27 майда Уфада «Яңа икътисади шартларда предприятиеләр кооперациясе» халыкара фәнни-гамәли конгрессы узачак. Әлеге мәйданчык кысаларында Русия Федерациясе кластерларында катнашучылар тарафыннан гамәлгә ашырылырга планлаштырылган уртак кластер проектлары якланачак.

Уфада кластер проектларын яклаячакларУфада кластер проектларын яклаячаклар
Уфада кластер проектларын яклаячаклар
Шулай ук, сүз гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру, аларның күрсәткечләренә нәтиҗәле ирешү буенча да фикер алышу булачак.

Халыкара конгресс кысаларында пленар утырыш узачак, анда республика Башлыгы Радий Хәбиров, Русия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, Дәүләт думасы депутаты Александр Козловский, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры Виталий Хоценко, шулай ук бизнес һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре чыгыш ясаячак.

Конференциянең төп максатлары - республиканың инвестицион потенциалын ачу, иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү, кластерларның инвестицион өлешләрен ачыклау һәм импортны алыштыручы проектларны гамәлгә ашыру эше буенча гамәли күнекмәләр алу.

- Үткәрү урыны очраклы гына сайланмаганлыгын аерым ассызыклап үтәсем килә. Бүген инвестицияләр өчен көндәшлек югары, күп кенә төбәкләрдә преференциаль режимнар бар, ләкин нәкъ менә Башкортстан Радий Хәбировның ачык һәм актив позициясе аркасында бу өлкәдә алдынгы урыннарны били, – дип билгеләп үтте кластерлар, технопарклар һәм Русия махсус икътисади зонасы ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко.

Конгресс кысаларында шулай ук «Җиңел сәнәгать кластерын формалаштыру һәм форма киемен тегү буенча компетенцияләр үзәген булдыру турында» "түгәрәк өстәл" планлаштырылган. 2022 елның апрелендә махсус кием җитештерү буенча компетенцияләр үзәген булдыру башлангычы белән республика Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Мондый үзәк төрле оешмалар, шул исәптән көч ведомстволары һәм корпоратив структуралар өчен махсус кием тегү өчен әзер кием–салым, тукымалар һәм материаллар, фурнитура җитештерүчеләр чылбырын берләштерәчәк. Үзәкне булдыру «Уралпром-Маркет» җәмгыяте махсус кием әзерләү буенча җитештерү мәйданчыгы базасында планлаштырыла, ул «Магеллан» компанияләр төркеменә керә. Компетенцияләр үзәге төрле милек төрендәге 15 предприятиене берләштерәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас