+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2022, 07:05

«Урал аръягы»нда Үзбәкстан инвесторы белән килешү төзеләчәк

«Урал аръягы» бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында Үзбәкстан инвесторы белән Благовещенскида эре проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы турында килешүгә кул куячаклар. Бу хакта БСТ телеканалында брифинг барышында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясете министры Рөстәм Моратов сөйләде.

«Урал аръягы»ында Үзбәкстан инвесторы белән килешү төзеләчәк«Урал аръягы»ында Үзбәкстан инвесторы белән килешү төзеләчәк
«Урал аръягы»ында Үзбәкстан инвесторы белән килешү төзеләчәк

— Халыкара хезмәттәшлек Хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора, бу хәзерге шартларда аеруча актуальләшә бара. Үзбәкстанга, шулай ук теләсә кайсы илгә сәфәргә кадәр хезмәттәшлекнең яки үзара товар әйләнешенең файдалы юнәлешләрендә бик зур эш алып барыла. Хәзер без юл картасын формалаштыруга күчтек. Төзелгән килешүләрдән соң без аны тулыландырачакбыз, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Ул шулай ук халыкара юнәлешләрнең нәтиҗәлелеге турында хәбәр итте. Мәсәлән, республика Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәсендә Төркиядә Башкортстан вәкиллеге ачылды һәм «Алга» махсус икътисади зонасы буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Белоруссиягә килгәндә, делегация сәфәреннән соң, Башкортстанда АМКОДОР заводы төзелеше башлана.

Вице-премьер республикада «Алга» махсус икътисади зонасы булдырылуын искәртте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел әлеге зонаны 75 процентка тутыру бурычын куйды. Бу аны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Үзбәкстан белән авиаэлемтәне үстерәчәк. Хәзер республика Хөкүмәте төбәк Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле килешү төзи.

- Ташкент белән туры авиаэлемтә бар инде, әмма безне аның ешлыгы канәгатьләндерми. Моннан тыш, Үзбәкстан, башка илләр белән беррәттән, әлеге чылбырларның логистик үзәгендә дә. Шуңа бәйле рәвештә, безнең өчен менә шушы товар үткәргеч системаны булдыру мөһим. Безнең өчен Агроэкспресс һәм Евразия экспрессы кебек проектлар зур әһәмияткә ия. Һәм бездә зур, глобаль проектлар, Евразия икътисади үзәге гамәлгә ашырылганга күрә, Казахстан, Үзбәкстан кебек стратегик партнерлар мөһим. Һәм монда, шуңа бәйле рәвештә, безнең өчен кирәкле килешүләргә кул куелды, бу юнәлештә без бик күп мәсьәләләрне гамәлгә ашырабыз, — диде Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас